Баш бит » 2013 » Август » 5 » Э.Мөэминова "Сыбызгы сызгырталар"
20:20
Э.Мөэминова "Сыбызгы сызгырталар"
Кошлар безнең бакчабызда
Сыбызгы сызгырталар
Сыбызгы сызгырталар да
Йокымнан уяталар.
Шәп тавышлы сыбызгылар
Кибеткә кайта микән?
Әллә аны кем дә булса
Урманда сата микән?
Сатучыны әти белән
Табалсак без тиз генә,
Иң матур сыбызгыларны
Сайлап алам үземә.
Категория: ЭНҖЕ МӨЭМИНОВА | Карап алулар саны: 513 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 1.0/1
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]