Баш бит » 2013 » Июль » 19 » Э.Мөэминова "Үз телендә сөйләшә"
20:44
Э.Мөэминова "Үз телендә сөйләшә"
Әтисе дә сөйләшә,
Әнисе дә сөйләшә.
Шулай булгач, нигә әле
Айдарга сөйләшмәскә?! -
Теле бар бит аның да!
Кара-каршы сөйләшергә
Әбисе бар янында.
- Әт-тә, ән-нә, тәт-тәт-тә!..
Әб-бә, баб-ба, тәт-тәт-тә!..
Айдар шулай матур итеп
Үз телендә сөйләшә.
Категория: ЭНҖЕ МӨЭМИНОВА | Карап алулар саны: 684 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]