Баш бит » ЭНҖЕ МӨЭМИНОВА

Дөньяда иң-иң матур ил

Ул — минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел

Ул — минем туган телем.

«Балам!» — диеп, туган телдә

... Тулаем укырга »

Категория: ЭНҖЕ МӨЭМИНОВА | Карап алулар: 322 | Өстәде: Редактор | Дата: 09.10.2017 | Фикерләр (0)

Фокусчы фокус күрсәтә,

Карап тора бар кеше.

Ышанмастай эшләрне ул

Ышандырырлык эшли:

Юк нәрсәне бар итә ул,

Салкын суны ут итә.

Таяк белән бер селтәнсә,

Күгәрчен очып китә.

Авызыннан ут бөрки ул,

... Тулаем укырга »

Категория: ЭНҖЕ МӨЭМИНОВА | Карап алулар: 619 | Өстәде: Редактор | Дата: 13.08.2015 | Фикерләр (0)

Бәйрәмнәр килә илгә,
Бәйрәмнәр килә өйгә.
Бәйрәмнәр килә сезгә,
Бәйрәмнәр килә безгә.
Китерә ул кунаклар,
пешертә ул коймаклар.
Яңа күлмәк тектерә,
Үзен оза-а-ак көттерә.
Бәйрәмне кем китерә?
Чәчәкләр, гөлләр микән?
Бураннар, җилләр микән?
< ... Тулаем укырга »
Категория: ЭНҖЕ МӨЭМИНОВА | Карап алулар: 1057 | Өстәде: Редактор | Дата: 15.09.2013 | Фикерләр (0)

Су буена барам көн дә
Каз бәбкәсен сакларга.
Мин саклагач, тия алмый
Тилгәне дә, карга да.
 Иң матурын үземә
Сайлап алдым арадан.
"Сандугач" дип,
"Кояшкай" дип
Исем куштым аларга.
Бәбкәләр бик акыллылар,
Яратканны белделәр.
Категория: ЭНҖЕ МӨЭМИНОВА | Карап алулар: 674 | Өстәде: Редактор | Дата: 10.09.2013 | Фикерләр (0)

Беркөнне мин әбиемнең
Күзлеген алып кидем.
Менә гаҗәп!
Күзлек кигәч,
Күзем гел күрми минем!
 
Әби исә шыпырт кына
Күзәтеп торган мине.
Килде дә елмаеп кына:
"Сукыр күзлек ул!" - диде.
 
Категория: ЭНҖЕ МӨЭМИНОВА | Карап алулар: 669 | Өстәде: Редактор | Дата: 27.08.2013 | Фикерләр (0)

Минем энем үсте инде,
Ике яшь тулып килә.
Әни юкта безнеңбелән
Уйный, шаяра, көлә, -
Уйламый да еларга!
Әнине күреп алуга,
Нидер була үзенә:
Көйсезләнә, чәбәләнә,
Тыялмыйбыз без генә,
Аптырыйм мин шуңарга!
Аны күргәч, ник күзенә
Категория: ЭНҖЕ МӨЭМИНОВА | Карап алулар: 694 | Өстәде: Редактор | Дата: 08.08.2013 | Фикерләр (0)

1 2 »