Баш бит » ЭНҖЕ МӨЭМИНОВА
Кошлар безнең бакчабызда
Сыбызгы сызгырталар
Сыбызгы сызгырталар да
Йокымнан уяталар.
Шәп тавышлы сыбызгылар
Кибеткә кайта микән?
Әллә аны кем дә булса
Урманда сата микән?
Сатучыны әти белән
Табалсак без тиз генә,
Иң матур сыбызгыларны
Категория: ЭНҖЕ МӨЭМИНОВА | Карап алулар: 623 | Өстәде: Редактор | Дата: 05.08.2013 | Фикерләр (0)

Әтисе дә сөйләшә,
Әнисе дә сөйләшә.
Шулай булгач, нигә әле
Айдарга сөйләшмәскә?! -
Теле бар бит аның да!
Кара-каршы сөйләшергә
Әбисе бар янында.
- Әт-тә, ән-нә, тәт-тәт-тә!..
Әб-бә, баб-ба, тәт-тәт-тә!..
Айдар шулай матур итеп
Үз телендә сөйләшә. ... Тулаем укырга »
Категория: ЭНҖЕ МӨЭМИНОВА | Карап алулар: 684 | Өстәде: Редактор | Дата: 19.07.2013 | Фикерләр (0)

Туган көне дә түгел,
Чакырмады да үзе,
Чакырмаса да, килдек -
Бик-бик сагынган идек!
Кыш көнендә, урамда
Карлар явып торганда,
Әбекәйгә бүләккә
Чәчәк алып килдек без,
Шатландырыйк, дидек без.
- Мондый матур чәчәкләрне
Кайда үстердегез? - дип. -< ... Тулаем укырга »
Категория: ЭНҖЕ МӨЭМИНОВА | Карап алулар: 715 | Өстәде: Редактор | Дата: 02.07.2013 | Фикерләр (0)

« 1 2