Баш бит » 2015 » Август » 13 » Энҗе Мөэминова "Әллә фокусчы микән?"
08:55
Энҗе Мөэминова "Әллә фокусчы микән?"

Фокусчы фокус күрсәтә,

Карап тора бар кеше.

Ышанмастай эшләрне ул

Ышандырырлык эшли:

Юк нәрсәне бар итә ул,

Салкын суны ут итә.

Таяк белән бер селтәнсә,

Күгәрчен очып китә.

Авызыннан ут бөрки ул,

Аҗдаһа дип белерсең.

"Мин хәйләли белмим, - ди ул, -

Күрсәтәм, - ди, - дөресен".

Беркөнне безнең Марат та

"Фокус" күрсәтеп алды:

Күз ачып йомган арада

Ике конфет югалды!

Без эзлибез, табалмыйбыз.

"Эзләмәгез һаман, - ди. -

Мин аны яшердем бит, - ди, -

Алып булмый аннан", - ди.

Өч яшьлек "фокусчы"бызга

Ышанмаска буламы? -

Күз ачып йомган арада

Ике конфет югалды!

Категория: ЭНҖЕ МӨЭМИНОВА | Карап алулар саны: 596 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]