Баш бит » 2017 » Октябрь » 9 » Энҗе Мөэминова "Туган телем"
13:28
Энҗе Мөэминова "Туган телем"

Дөньяда иң-иң матур ил

Ул — минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел

Ул — минем туган телем.

«Балам!» — диеп, туган телдә

Эндәшә миңа әткәм.

«Әнием!» — дип, әнкәемә

Мин туган телдә әйтәм.

Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин туган илдә.

«Туган ил» дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам.

Категория: ЭНҖЕ МӨЭМИНОВА | Карап алулар саны: 102 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]