Баш бит » 2013 » Июнь » 27 » Ф.Яруллин "Бәби кемгә охшаган?"
12:05
Ф.Яруллин "Бәби кемгә охшаган?"
Безнең әни алып кайтты
Шундый елак бер бәби.
Еласа да, әни үзен
Һич кенә дә тиргәми.
 
Мине хәзер оныттылар,
Юк өчен дә тиргиләр:
Өйгә бәби алып кайттык,
Син бит хәзер зур, диләр.
 
Әти карый да бәбигә:
- Нәкъ әнисе бу, - дия.
Ә әни сөйгән вакытта
 - Нәкъ әтисе, - дип сөя.
 
Ә мин әйтәм, алай түгел,
Алар белеп сөйләшми:
Бәби бабайга охшаган,
Аның башы пеләш бит.
Категория: ФӘНИС ЯРУЛЛИН | Карап алулар саны: 1180 | Өстәде: Редактор | Теги: Фәнис Яруллин | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]