Баш бит » 2013 » Август » 6 » Ф.Яруллин "Язгы парчалар"
11:47
Ф.Яруллин "Язгы парчалар"
Боз китә елгада, боз китә,
Бозларга утырып кыш китә.
Елгалар ярсыган ат кебек
Тибешеп ярларны селкетә.
 
Зыңгылдап ярыла язгы боз,
Әйтерсең, кыңгырау кагалар.
Салкыннар, бураннар җырлашып,
Ашыгып еракка агалар.
 
Кояш та җиңнәрен сызганган,
Эшли ул ашыга-ашыга.
Ә кырлар кайнаган казандай -
Ургылып-ургылып пар чыга.
Категория: ФӘНИС ЯРУЛЛИН | Карап алулар саны: 559 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]