Баш бит » 2013 » Июнь » 24 » Ф.Яруллин "Йолдызлы кич"
11:57
Ф.Яруллин "Йолдызлы кич"
Бик матур бүген кич,
Күк йөзе сипкелле.
Ә түрдә - тулган ай,
Анысы миң шикелле.
 
Күк бүген болыттан
Пәрәнҗә япмаган.
Күз тияр диеп тә
Бер дә шаккатмаган.
 
Нур чәчә зур миңе,
Җемелди сипкелләр.
Матур да, күркәм дә
Йолдызлы бу кичләр.
Категория: ФӘНИС ЯРУЛЛИН | Карап алулар саны: 1103 | Өстәде: Редактор | Теги: Фәнис Яруллин | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]