Баш бит » 2013 » Октябрь » 5 » Ф.Яруллин "Әни"
21:30
Ф.Яруллин "Әни"
Иң матур юллар -
Син йөргән юллар.
Иң тәмле сулар -
Син биргән сулар.
Иң йомшак куллар -
Син сөйгән куллар.
Иң якты моңнар -
Син белгән моңнар.
Иң кайнар эзләр -
Син баскан эзләр.
Иң моңлы күзләр -
Син баккан күзләр,
Иң тугры сүзләр -
Син әйткән сүзләр.
Иң сабыр йөрәк -
Синең йөрәгең.
Иң талмас беләк -
Синең беләгең.
Иң изге теләк -
Синең теләгең.
Иң бөгелгән бил -
Ул синең билең.
Гөл сибелгән тел -
Ул синең телең.
Үч тотмас күңел -
Синең күңелең,
Әни!
 
Категория: ФӘНИС ЯРУЛЛИН | Карап алулар саны: 1655 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]