Баш бит » 2013 » Сентябрь » 6 » Ф.Әмирхан "Нәҗип"
01:22
Ф.Әмирхан "Нәҗип"
1

Минем абыемны бөтен күрше-күрпе мактап сөйлидер иде:

—    Булдыклы бала, матур бала, акыллы бала... — диләр иде. Безгә керә торган карчыклар гына түгел, кызлар да, ул өйдә булмаса, ападан:

—    Гомәр кайда соң? Күренми лә, ишек алдында да күренмәде, — дип сорыйлар.

Әгәр инде ул өйдә булса, карчыклар аны чакырып сөяләр, сөйләштерәләр, кызлар аны үзләренең уенна­рына катыштыралар, аны кыстап, курай уйнаталар иде. Кайдан өйрәнептер, ул курайны бик матур итеп, моңлы итеп уйный иде.

Башка кешеләрнең аны болай сөюләре, мактаулары мине бик үк көнләштермәсә дә, Мәрфуга апаның аны миннән артык сөюе мине борчый һәм бик кәефсезләнде­рә иде.

Мәрфуга апа дип без үзебезнең күрше Габдрахман абзыйның олы кызын йөртәбез. Миңа караганда сигез-тугыз яшь, абыема караганда алты-җиде яшь олырак булган бу кыз, инде җиткән кыз булса да, безнең ун-дүрт-унбиш яшьлек апабыз янына сөйләшеп утырырга гына түгел, курчак уйнашырга да керә иде. Абый да, мин дә аны бик сөя идек. Мин аны күзләре зур булган­га, тешләре бик тигез, аппак булганга һәм авызын ма­тур итеп көлгәнгә күрә сөя идем; абый ник сөйгәндер — мин анысын белмим, бәлки, ул аны тавышы матурга күрә сөя торган булгандыр. Мәрфуга апа бер дә җырлый белмәсә дә, бик матур тавыш белән сөйләшә. Аның күкрәгеннәнрәк алып чыгарып сөйли торган тавышы абый уйный торган  курай тавышына охшап-охшап китә.

Көннәрдән беркөнне без абый белән уйнарга то­тындык: иске тарантасыбыз — пролетка урынында, аның югары күтәреп бәйләнгән тәртәләре — ат урынында, абый — бай, мин күчер булдык. Абый: «Киттек!» — дип кычкыргач, мин, тарантасның кучер аягы басар өчен куелган тактасына аякларым белән тибеп, ат барган кебек тавыш чыгарырга тотындым. Ат кузгалды, без киттек имеш!

Берничә минутлар шулай баргач, абый миңа:

—  Атны чаптыра төш! — диде. Мин дә аякларымны бөтен көчләре белән тыпырчындырырга башладым.

  Очабыз гына имеш!

Бу арада апа тәрәзәне ачып:

—  Гомәр, кер әле монда. Безгә курай уйнарсың! — дип кычкырды.

Мин, абыйның җавап биргәнен көтмичә, аның өчен үзем җавап бирергә ашыктым:

—  Уйныйбыз әле без. Курай, курай  имеш, тапкан­нар бер курай. Кермибез без, йөдәтмәгез безне! Шу­лай бит, абый? Анда кызлар арасында ир малайларга нәрсә бар соң?

Апа янында бу көн кызлар вә алар арасында Мәрфу­га апа да барлыгын без белә идек. Минем абыйны ча­кырып та, үземне чакырмый калдыруларына ачуым кил­гән иде. Абыйны кертмәс өчен мин, аякларымны тагын да ныграк тыпырчындырып, атның бик шәп һәм бик дәртле барганлыгын күрсәтергә тырыштым.

Абый апага:

—   Кермим! — дип, үзе җавап бирмәсә дә, минем җа­вабыма каршы килмәде. Әмма апа, минем ачуымны та­гын да китерә төшәр өчен дигән шикелле итеп:

—   Сине дәшмибез дә без, синең кирәгең юк. Гомәрне дәшәм бит мин. Гомәр, кер, акыллым! — дип кычкырды.

Мин, апаның бу сүзләрен абыйга ишеттермәс өчен, аякларымны шулкадәр каты тыпырчындырдым ки, аякларымның сөякләре яңгырадылар, тарантас тактасы кубарган тавыштан үземнең колакларым җәфаландылар. Ләкин файдасыз: абыйның апа сүзләрен ишеткән икәнен мин йөзеннән карап аңладым. Апаның ул сүзләренә кар­шы миңа нәрсә дә булса эшләргә кирәк иде. Нишлисең? Мин тоттым да апаны үчекләргә керештем. Иренемне бераз бәлчәйттем, күзләремне акайттым да:

—  Вә-вә-вә, Гомәр, кер-кер-кер, вә-вә-вә, курай-рай-рай, вә-вә-вә... — дип кычкырдым.

Ачуымнан минем бөтен кәефем бозылып өлгергән иде инде. Әле ярый, абый тарантастан төшмәде, апалар янына кереп китмәде. Булмаса, ходай белә, миңа елап җибәрергә дә тугры килгән булыр иде.

Апа тәрәзәдән китте. Мин дә бераз тынычландым, тәртәләргә чыбыркы белән бер-икене сыдырдым:

— На-а-а, ни ялкауландың, хайван?!

Шулай итеп, менә инде уеныбыз яңадан әүвәлге дәртле хәленә кайта дип торганда    гына, тәрәзәдән тагын:

—  Гомәр! — дигән тавыш ишетелде.  Бу юлы инде апа тавышы түгел, Мәрфуга апаның матур тавышы иде.

Минем  аяклар ихтыярсыз тыпырчынудан туктадылар,

—  Гомәр, кер әле, нәнәм, безгә курай уйна!

Мәрфуга апаның матур тавышы миңа бу юлы да шундый ямьсез, шундый начар булып

ишетелде ки, мин эчемнән генә аны да үчекләдем:

—  Вә-вә-вә, Г-г-г-омәр, вә-вә-вә...

Минем атны бик чаптыруыма да карамыйча, абый тарантастан төшеп китте һәм минем: «Ат чабып барган­да төшмиләр инде аны!» — дигән сүземә җавап та бирмичә, өйгә дә кереп китте. Бу эшләрнең барысы мине шулкадәр хурландырды ки, минем күзләремә яшь тә килеп өлгерде: «Кешене мыскыл итәләр, кешене җәбер­лиләр, аны дәшәләр, мине дәшмиләр дә. Мине һәр кеше җәберли генә, мыскыл итеп йөртә генә, әллә, бәлки, мин әти-әнинең дә үги балаларымындыр да, минем үземә генә әйтми торганнардыр... Менә барысы да кыямәт көнендә җәһәннәм утында янарлар әле...» — ди-ди уйла­нып, мин шактый вакытлар кучер урынында утырып тордым;  күз яшьләре инде акрын-акрын гына йөземне чылата башлады.

«Менә кыямәт көнендә үзләре дә күрерләр әле... Сабый баланы елаткан өчен җәһәннәм утында янарлар әле...» — дип тагын-тагын уйландым. Бу «үзләре» дә дигән кешеләрем кемнәр булгандыр — анысын хода белә. Биш-ун минут шулай утырганнан сон, мин күз яшьлә­ремне сөрттем дә ачу алу кайгысына төштем. Әмма кем­нән ачу алырга? Абыйданмы? Ападанмы? Мәрфуга ападанмы? Әллә барысыннан дамы?

«Анысы ничек тугры килер әле. Җае ничек тугры килсә, шулай эшләрмен!» — дип уйлап, мин кызлар җыелып утыра торган апа бүлмәсенә чаптым. Ул бүлмәдә, апа һәм Мәрфуга ападан башка, берсе җиткән, берсе минем кордаш ике кыз утыралар иде. Үзем танымый торган бу кызларның Мәрфуга апаларга икенче шәһәрдән кунакка килгән кызлар икәнен мин актыктан гына белдем. Мин барып кергәндә, абый курай уйнап утыра, Мәрфуга апа да, теге кунак кызлар да бик күңел биреп тыңлап утыралар иде. Барып кергәч тә, мин ачы чырылдык тавыш белән абыйның курай уйнап утыруын үчекләргә ябыштым. Берәр минутка бүлмәдәгеләр аптырашып калган шикелле булып тордылар да, аннаң соң апа, минем авызны кулы белән каплап:

—  Шаярма, тукта, булмаса, хәзер чыгып, әнигә әйтәм! — дияргә тотынды.

Мәрфуга апа, зур күзләренә гаҗәпсенү кыяфәте чыгарып:

—  Әбәү, нәнәм, бу ни эшең бу? Син бер дә болай тү­гел идең бит. Менә бу кунак кызлары үзеңне акылсыз малай икән бу дип китәрләр, — диде.

Мин Мәрфуга апаның бу сүзләреннән соң дәрәҗәдә кәефсезләндем, кунак кызларының үземә туп-тугры карап торуларыннан хурландым да ачудан һаман әле уйнап утыра торган абыйның авызыннан кураен тартып алдым. Бу эш, минем үземчә, бер батырлык, бер егет­лек шикелле булып, кунак кызларының, бигрәк тә Мәрфуга апаның, исен китәрер һәм аларга мине бер батыр егет итеп күрсәтер шикелле тоела иде. Ләкин эш­нең ахыры алай булып чыкмады: абый кураен минем кулдан тартып алды да үземне этеп җибәрде, Мәрфуга апа һәм кунак кызлары миңа:

—  Әбәү, акылсыз! — диештеләр.

Апа, минем абый белән сугышырга торганымны кү­реп, ике кулымнан тотып, бүлмәсеннән чыгарып җи­бәрде дә ишеген бикләп алды. Мин, күзләремнән ага торган яшьләр белән тотлыга-тотлыга:

—   Ачмасагыз, ишегегезне ватам! — ди-ди кычкы­рынып, бүлмә ишеген кагарга тотындым. Тавышка кил­гән әнине күргәч, мин инде җылап ук җибәрдем:

—   Абыйны үзләре чакырып алалар. Мине, үзем килгәч тә, бүлмәләреннән куып чыгаралар...

—   Абыеңныкы шикелле берәр һөнәрең булса, сине дә үзләре чакырып алырлар иде. Кит аннан, тавыш чыга­рып йөрмә! — дип, әни мине бүлмә тирәсеннән куып җи­бәрде.

Бу хурлыктан соң мин бакчага чыгып, бик озак җылап утырдым.

«Мине барысы да җәберлиләр генә. Әнием дә минем үги ана булырга кирәк... Менә кыямәт көнендә һәммәсе дә җәзаларын күрерләр әле. Барысы да җәһәннәм утын­да янарлар... һөнәрең булса дигән булалар. Абый миңа караганда олы бит ул, аның яшенә җиткәч, минем дә һөнәрем булыр әле...» — дип уйлый-уйлый җылап утырдым.





2

Ул көн кич йокларга яткач, мин үземнең шул дулашым хакында бик озак уйландым. Бер караганда, апа, Мәрфуга апа, әни, абый, хәтта теге кунак кызлары да мине җәбер иткәннәр шикелле тоелалар, икенче караганда, мин үзем болай сугыша башлап, начар эшләгәнмен шикелле тоела. Бер уйлаганда, тегеләр­гә ачуым кабара, икенче төрле уйлаганда, алардан оялган сымак булам. Башкалары тагын бер хәл аде, Мәрфуга апа алдында мин үземне оятлы итеп сизәм.



Ул мине, акылсыз малай икән бу, дип уйлагандыр инде. Абый минем кулымнан кураен тартып алып, үзем­не этеп җибәрде. Мәрфуга апа мине, бигрәк көчсез икән бу, дип уйлагандыр инде. Мине апа кулымнан тотып чыгарып җибәрде, Мәрфуга апа мине, кызлар хәтле дә көче юк икән аның, дип уйлагандыр инде. Әнигә әйткәндә, мин җылап җибәрдем. Мәрфуга апа аны ишеткәндер дә, бигрәк җылак малай икән бу, кыз бала­лар шикелле икән, дип уйлагандыр... Абыйны алар һөнәре өчен чакырып алалар икән, Мәрфуга апа мине, бигрәк һөнәрсез малай бит бу, дип уйлый торгандыр...



Бу уйлар мине шулкадәр ваттылар ки, мин таң атмыйча йокыга китә алмадым. Икенче көн иртә белән минем башым үземне Мәрфуга апага ничек итеп батыр һөнәрле, җылак түгел итеп күрсәтү юлларын уйлау белән мәшгуль булды. Уйлый-уйлый торгач, бер юл табылган  шикелле  булды. Мәрфуга апаның һәркөнне безгә керә торган вакытын мин белә идем. Шул вакыт­ны саклап торып, мин өебез түбәсенә мендем дә, аның иң очланып килгән җиренә барып, бер генә кулым бе­лән морҗага ябышып басып тора башладым. Миңа Мәр­фуга  апаның керүен көтеп, шул хәлдә унбиш-егерме минутлар торырга тугры килсә дә, мин чыдадым: менгән урынымнан төшмәдем. Менә бервакыт капкадан Мәрфу­га апа күренде... Аның безгә кереше. Ул инде ишек алды­ның уртасына да җитте... Ләкин түбәгә бер генә мәртәбә яңлыш кына да күз дә төшермәде. Ул килә дә килә. Мин аның үземне күрүен көтәм дә көтәм, әмма ул... ул үч иткән шикелле, күрми дә күрми. Ахыры, мин чы­дамадым:

—   Мәрфуга апа! — дип кычкырып җибәрдем. Ул як-ягына каранды, мин яңадан кычкырдым. Шуннан соң ул мине күрде, ләкин:

—   Исәнме,  Нәҗип! — диюдән башка бер сүз дә әйтмәде. Минем шушындый биек һәм куркыныч урында басып торуыма бер дә исе китмәгән шикелле генә итеп йөри бирде. Аның болай исе китмәвенә кәефсезләнебрәк, мин яңадан:

—  Мәрфуга апа! Мин монда әллә кайчаннан, бик озактан бирле басып торам бит! — дип кычкырдым.

Ул тагын бер кат миңа күтәрелеп карады да:

      — Аягың ычкынып, егылып китсәң, булыр эш. Төш, нәнәм, аннан. Өй түбәсендә каргалар гына йөриләр. Зур егетләр анда менмиләр, әнә абыең зур булгач, анда бер дә менми! — диде. Бу сүз минем бөтен кәефемне бозды, моннан соң түбәдә басып торуның бер тиенлек тә кызы­гы калмады. Мәрфуга апа, бу сүзне әйткәнче, мине бо­рып чеметеп алган булса, бусы миңа җиңелрәк булган булыр иде. Кәефсез генә, азапланып кына, йөземне чытып кына, мин түбәдән    төштем дә  бакчага барып, утырдым һәм:  «Минем бер нәрсәм дә күренми, абый менеп шулай  басып торса, барысы да аны мактарлар иде, барысының да аңар исләре китәр иде. Ул курка, ул менә алмый шул, ә аны берсе дә куркак дими... Барысы да миңа үч итәләр...» — дип уйлап, үз-үземне бик җәбер­ләнгән кеше шикелле итеп тоя башладым. Мәрфуга, апага һәм үзем белеп җиткерә алмый торган әллә кем­нәргә ачуым килде. Ачуым килде, әмма...  Ләкин ничек

тә булса Мәрфуга апага үземнең батыр икәнемне күр­сәтү уеннан мин кайта алмадым. Моның өчен мин аның өенә кайтырга чыкканын саклап тордым да, безнең өй ишегеннән  аның чыкканын күргәч тә, җәһәт кенә, ба­тыр гына койма өстенә менеп киттем, һәм койма өсте­нә куелган бер кул яссылыгы гына такта өстендә арлы-бирле  йөрергә тотындым. Мин  йөрим дә йөрим, әмма ул алдына караган да, мине күрмичә, әллә нәрсә уйла­нып килә дә  килә. Инде ул  коймага якыная дигәндә, мин тамак кырып бактым, ләкин файдасы булмады, кыч­ кырып әйтеп, үз-үземне күрсәтсәм, баягы шикелле бу­луыннан  курыктым,   шунлыктан ике кулымны кушлап тотып, баш бармакларымны авызыма кабып, пароход, тавышы белән кычкыртып җибәрдем. Бер кычкырттым, ике кычкырттым, өченче кычкыртуымда инде Мәрфуга апа, йөзен күтәреп, миңа карады. Мин моны күргәч тә, бер аягымны коймадан күтәреп, бер генә аягым белән аның өстендә калдым: тар гына урында да мин бер аягым өстендә генә дә басып тора алганлыгымны Мәрфуга апага күрсәтеп, аны хәйран калдырырга тели идем. Ләкин аның минем бу һөнәремә дә бик исе киткәнлеге күренмәде. Бары ул:

—  Нәҗип акыллым, төш аннан, төш! Шундый урын­нан егылып берәр җиреңне имгәтмәсәң ярар иде. Зур егетләр койма өстенә менеп йөрмиләр. Койма өстендә мәчеләр генә  йөриләр. Әнә абыең акыллы булгач, бер дә андый җиргә менми! — диде.

Бу сүз мине тагы үтерде дә салды.

—   Әйе, абый менеп йөри алса, сез барыгыз да аны мактар идегез әле. Ул курка шул, ул менеп йөри алмый шул. Менә ул монда бер аягы белән генә басып торып карасын әле!.. — дип, мин юаш кына мыгырдандым.

       Мәрфуга апа:

—   Нәҗип, төш,  акыллым, аннан, төш! Сине дә мактыйбыз без. Синең басып торганыңны күрдем мин, артык кирәкми инде, төш, акыллым! — дип узып китте.

Бу сүз миңа әүвәлгесеннән дә яманрак тоелды. «Мәрфуга апа минем үземне күрсәтергә йөргәнемне сиз­де. Мине бер дә батыр дип тә, егет дип тә уйламады. Бер аяк белән генә басып торганымны рәтләп күрмәсә дә, юри генә күрдем дигән булды. Мине, кечкенә балаларны алдаган шикелле итеп, алдар өчен генә: «Сине дә мактыйбыз без», дигән булды...» — дип уйланып-уйланып, мин Мәрфуга апага ачуландым, үпкәләдем һәм эчемнән генә аны үчекләп алдым:

—  Төш, төш, таш, таш, вә-вә-вә, басып торганыңны күрдем, вә-вә-вә...

Болай үчекләп кенә ачуым басылмагач: «Аның күз­ләре дә зур түгел, кеп-кечкенәләр, тешләре дә матур тү­гел, кап-кара гына, бик ямьсез генәләр, көлүе дә бер дә матур түгел, әбиләр көлүе шикелле генә...» — дип уйлап, аның әүвәлдә үземә матур күренгән һәммә җирен ямьсезгә чыгардым һәм, шулай итеп, үз-үземне беркадәр юаттым. Ләкин, ачуым басыла төшкәч, болай дип уйла­вымның дөрест түгел икәнен үзем дә бик яхшы аңладым: аның күзләре зур, тешләре аппак, көлүе дә әбиләрнеке шикелле түгел, матур бит...

Ләкин ачуым ачу, бу соңгы уемны ничек булса да как­шатып, Мәрфуга ападан үч алмый калырга ярамый.

«Күзләре зур булса ни, алар әле генә зур бит. Менә икесенә дә арпа чыгар да кеп-

кечкенә булып калырлар. Тешләре дә авырырлар да менә кайсылары төшеп  бетәрләр,   кайсылары кап-кара булып калырлар. Көлүе дә ямьсезләнер әле... Сабый баланы күп рәнҗетеп йөрсә...» — дип уйлап, мин кәефемне төзәтергә тырыштым.

Ул көн көне буе гына түгел, хәтта кич буе да әле минем күңелемдә Мәрфуга апага үч сакланды, ләкин икенче көн инде ачу онытылган, бары җиңелчә бер үпкәләү генә калган иде.

Икенче көн иртә җилле, давыллы булды. Урамда күз ачып булмаслык тузан күтәрелгән, бакчабыз агачлардан сынып төшкән вак ботаклардан пәри оясы шикелле булган иде. Күк йөзе зәңгәрсу, кара куе вә калын болыт кисәкләре белән капланган, дөнья шул болытлардан аңкыган салкынчалыктан җыйналган иде. Менә бервакыт давыл бераз акрынлаган шикелле булды. Бераздан та­гын куәтләнде, тагын бераз акрынлады, тагын куәтлән­де дә тагын бераз тынды. Бу вакытта бер куе болыт нәкъ безнең өсткә килеп җиткән иде. Дөнья җимерелгән шикелле итеп күк күкрәде, берәр мәртәбә яшен уты күренеп китте. Күк күкрәве тагын да куәтләнде дә чалтыратып суккан яшен тавышы бөтен дөньяны яңгыратты. Тагын күк гөрелдәде, тагын яшен чалтыратты да, чиләктән койган шикелле итеп яңгыр яварга тотынды... Эре тамчылар белән дөньяны дер селкетеп яуган бу яңгыр ярты сәгать эчендә безнең бөтен ишек алдын суга батыр­ды. Ярты сәгатьтән соң яңгыр инде әкренли башлады: тамчылар сирәгәйделәр, тигезләнеп исә башлаган җил болытны куды, аның астында капланып торган кояш, үзенең нурлы йөзен безгә таба юнәлдереп, юеш җирне җылыта, гөрләп ага торган яңгыр суын бриллиант там­чылары шикелле итеп ялтырата башлады. Дөнья яктыр­ды, шатланды, көлеп җибәрде.

Мин, балакларымны сызганып, суда, былчыракта, йөрергә чыгып киттем. Яңгырның салкынча суы аяклар­ны кәефле кытыклый. Су белән изелгән кызыл балчык, аякларга сыланып, аларны рәхәтләндерә. Шактый ва­кытлар бу кәефле эш белән маташканнан соң, мин кызыл балчыктан төрле нәрсәләр әвәләргә тотындым: күмәч булды, башлы шикәр булды, ат булды. Хәер, бу соңгы нәрсәмне ат дип тә, мөгезсез сыер дип тә, хәтта са­рык дип тә уйларга мөмкин иде. Шуңар күрә, караган кешегә танырга уңгай булсын дип, мин бу «хайван»ның аркасына шырпы белән «ат» дип язып куйдым. Бу нәрсәләрнең бик килешле чыгуы мине үсендереп җибәргәч: «Тукта, Мәрфуга апа сурәтен ясыйм. Үзенә күрсәтеп, исен китәрермен. Әгәр инде бик кызыгып куйса, аны үзе­нә  ук бирермен», — дип   уйлап,  адәм  гәүдәсе әвәләргә тотындым. Монысы булды. Әүвәл корсагы бераз чыгын­кырак булган иде дә:  «Мәрфуга апаның корсагы болай түгел», — дип уйлап, аны тигезләдем. Гәүдәгә аяклар кирәк. Шактый азаплана торгач, алар да бертөрле  ясал­дылар. Дөрест, бу аяклар бик нәфис түгелләр; аяктан да бигрәк кәкре башлы бүкәннәргә охшыйрак төшәләр иде. Ләкин нишләмәк кирәк? Яхшырак, нәфисрәк итеп эшли башласаң, кызыл балчык чыдамый, әле бер җире кителеп төшә, әле икенче җире сынып китә. Кулларны ясау аякларны ясауга караганда да мәшәкатьлерәк бул­ды. Шулай да, азаплана торгач, алар да ясалып тәмам булдылар. Дөрест, куллар бармаксыз һәм берсе-берсеннән озынрак булып чыктылар. Ләкин аннан гына әллә никадәр зарар килми бит. Болар тәмам булгач, шар кыяфәтле итеп баш ясадым да шырпы белән авыз сыз­дым.  Бик азапланып,  тукмакка  охшашлы  борын   ясап куйдым, күзләр урынына, Мәкәрҗә бүләгенә өләшенә торган кашлы йөзекләрдән алып, ике ялтыравыклы пыяла утыртып куйдым да алар өстеннән каш сыздым. Күз­ләр урынына утыртып куйган ялтыравыклы пыялаларым­ның түгәрәгрәк булып, зураеп, ялтырап торулары минем үземә бик килешле шикелле тоелды. Дөрест, бу ялтыра­выклы пыялаларның берсе Мәрфуга апаның күзе шикелле зәңгәр булса да, икенчесе кып-кызыл булып, аның күзенә охшамый торган булып тора иде. Ләкин нишләмәк ки­рәк? Хәзинәмдә бары шулкадәр генә  иде шул. Колак­ларны шырпы белән сызып, мунчаладан чәч тә куйгач, «Мәрфуга апа» ясалып тәмам да булды. Караган кеше танымый тормасын өчен, моның да аркасына «Мәрфуга апа» дип язып куйдым.

Моны эшләп бетергәч, мин инде шактый вакытлар тик кенә утырып ял итүдән үз-үземне тыя алмадым. Яңа ясалып беткән «Мәрфуга апа»га карап тору минем үземә дә кәефле иде:

— Менә абый ясап карасын әле шушылай итеп! — дидем.

Хәзер инде Мәрфуга апаның үзебезгә керүен генә көтеп утырырга калды. Үзем ясаган «Мәрфуга апа»ны киптерергә кояшка куеп, чын Мәрфуга апаның кергәнен көтәргә тотындым. Көткән нәрсә озак тоела, миңа да көтә-көтә зарыгып бетәргә тугры килде. Шулай да чы­дадым.

Менә бервакыт Мәрфуга апаның капкадан кергәне күренде. Аны күргәч, минем йөрәгем әллә ничек кызурак тибәргә тотынды. Минем турыгарак җиткәч, Мәрфуга апа, матур тешләрен күрсәтеп, матур итеп елмайды да:

—  Исәнме, Нәҗип! Нишләп болай былчыранып бет­тең, җаным? — диде.

Гадәттә «җаным» дип сөйләшми торган Мәрфуга апаның бу юлда миңа «җаным» дип эндәшүе бик кү­ңелле вә бик мәхәббәтле тоелды. Кичәге ачу урынына калган үпкәмне онытып, мин: «Ул мине дә сөя, абыйны гына түгел!» — дип уйлап алдым да:

—  Мәрфуга  апа, кил әле монда. Синең үзеңә генә бер нәрсә күрсәтәм! — дидем. Ул минем яныма килгәч, киптерергә куйган «Мәрфуга апа»мны аның алдына ки­тереп куйдым. Мәрфуга апа аңар күзен генә төшереп алды да:

— Ник, җаным, болай былчыранасың? — диде. Мин, тизрәк моның нәрсә икәнен аңлатып, аны ях­шылап карарга мәҗбүр итмәкче булдым:

—  Бу син бит, Мәрфуга апа. Әнә аның күзе нинди зур, үзе зәңгәр. Мин аның икенче күзенә дә иртәгә зәң­гәр пыяла табып куярмын... — дидем.

Болай дигәч, Мәрфуга апа чынлап та өстән генә ка­рап китә алмады, сурәткә якынрак килеп карады һәм, көлеп җибәреп:

—  Әбәү, җаным, бу бик ямьсез бит! Мин шулай ук ямьсезмени соң? — диде.

Мин, уңгайсызланып кына, моның ямьсез түгел икән­леген, менә иртәгә икенче күзенә дә зәңгәр пыяла куйгач, бик матур булачак икәнен сөйләргә керештем һәм ахыр­дан гына:

—  Менә аның чәче дә синеке шикелле сары, корсагы да синеке шикелле тигез! — дидем.

Ул, минем исемне җибәреп:

—  Мин бик үпкәлим инде, Нәҗип, сиңа, мине шун­дый ямьсез итеп ясагансың. Кирәкмәс, акыллым, андый нәрсәләр ясама, былчыранып йөрмә. Менә абыең акыл­лы булгач, бер дә былчыранып йөрми... — диде дә үзе китеп тә барды.

Көтелмәгән бу сүзләрдән мин нишләргә дә белмәдем. Хурлануымнан, ачуымнан җылыйсыларым килде. Башта ни дип җавап бирергә дә белмәдем, бераздан гына өй ишегеннән кереп бара торган Мәрфуга апаның аркасына карап:

— Әйе, абый ясаган булса, барыгыз да матур дияр идегез әле. Мин ясаганга күрә генә син

шулай дисең. Менә абый ясап карасын әле шушылай итеп. Ул ясый алмый шул!.. — дип кычкырып кала алдым. Бу хурлыкка җыламый түзү минем өчен бик җиңел булмады: күземә килгән яшьләремне мин керфекләремне еш-еш йомгалап кына кире кайтарып җибәрә алдым.

Биш минуттан соң инде мин үзем ясаган «Мәрфуга апа»ның кызыл вә зәңгәр күзләрен

чукып алдым, авы­зын шырпы белән колакларына кадәр ердым, бер ку­лын бөтенләй алып ташладым да, аны шул килеше бе­лән күтәреп, өйгә, апа бүлмәсенә алып кердем һәм өстәл өстенә бастырып куеп:

— Ырр-рый, Мәрфуга апа нинди ямьсез! Аның күз­ләре дә зур түгел, чукып алынган

күзләр; авызы да матур түгел, әбиләр авызы шикелле, ике колагына ка­дәр җиткән. Кулы да бер генә, ырр-рый, Мәрфуга апа нинди ямьсез!..— дип, ачу һәм хурлану катыш тавыш белән кычкырып җибәрдем. Аннан соң, апаның мине әнигә әләкләргә чыгып киткәнен күреп, сурәтне алып, тизрәк бүлмәдән сыздым да, ишек алдына чыккач, сурәтне җир­гә салып таптап, изеп бетердем.

— Менә сиңа Мәрфуга апа, менә сиңа Мәрфуга апа... Апа менә, апа да түгел, Мәрфуга да

түгел, юньсез кыз шунда...

Сурәтне таптагач, җылыйсы килүем бөтенләй бетеп, ачуым бераз басылса да, бу

вакыйгадан соң бик озак вакытлар мин Мәрфуга апаны дуст күрә алмыйча йөр­дем.





3

Бу елның кышында мин үзем укый торган хосусый мөгаллимнән рәсем төшерү дәресләре

дә ала башладым. Мин, башка дәресләремне тырышып укыган шикелле, рәсем дәресләрен дә тырышып өйрәнә идем. Кыш урта­ларына таба мин рәсемнәрне инде бик яратып ясый

башладым, һәм яз башында инде мин, шактый авыр ясала торган чәчәкләрне дә күчереп, яхшы ук матур итеп ясый ала торган булдым.

Язгы көннәрнең берсе иде. Мин, дәресләремне укып бетереп, уйнар өчен ишек алдына чыктым. Без абый белән кар суында көймә йөртергә тотындык. Ак карның саф суы уйнаклап ага, безнең көймә итеп йөртә торган, ике башын очландырып, уртасына кәгазь әләм эләр өчен чыра кадап ясалган тактабыз, бозларга бәрелә-бәрелә, су аккан уңайга бара иде. Бервакыт өй ишегеннән апа күренде дә:

—    Нәҗип, монда кер әле, акыллым! — дип кычкырды.

—    Тукта әле, мин уйныйм әле, апа! — дидем мин.

Апа кереп китте. Бераздан соң аның урынына ишек төбенә Мәрфуга апа чыкты да:

— Нәҗип,  бер  генә минутка  өйгә кереп чык әле, жаным! — диде.

Мәрфуга апа белән мин хәзер әле бик артык дуст булмасам да, ул әйткәч, зур күзләрен миңа каратып әйткәч, мин керми кала алмадым.

Мин кергәндә, алар өйдә минем рәсемнәр төшерә тор­ган альбомымны актарып утыралар иде. Мин аларның янына да барып җитмәдем, Мәрфуга апа:

—   Нәҗип, кил әле, җаным, монда, менә шушы зур итеп төшергән чәчәгеңне син миңа кечерәйтеп төшереп бирмәссең микән? — дип, миңа альбомымдагы бер зур чәчәкне күрсәтте. Мин чәчәкне карадым да:

—   Сиңа кайчан кирәк соң ул? — дип сорадым.

—   Хәзер булса,  бигрәк яхшы булыр иде, җаным, ярыймы? — диде.

Мәрфуга апаның матур елмаеп әйткән бу «ярыймы» дигән сүзенә каршы мин «ярамый» дия алмадым, аль­бомны алдыма куеп, икенче бер кәгазьгә зур чәчәкне кечерәйтеп төшерә башладым. Мәрфуга апа минем тө­шергәнемне карап тора, кайсыбер сызыклар бигрәк ма­тур чыгып куйса, ул зур күзләре белән миңа көлемсерәп, иркәләгән шикелле карап ала иде. Чәчәк ясалып, тәмам булды, ләкин мин бу күңелле эшемнән тиз генә аерыла­сым килмәде:

—   Мәрфуга апа, бу чәчәк ни өчен кирәк булды сиңа?

—   Калфакка  чигәргә. Инде ясалып бетте бит ул. Бик рәхмәт сиңа!

—   Ачылып җиткән бу чәчәкнең янына ачылып килә торган бер чәчәк тә ясап бирсәм ничек булыр? — дидем мин Мәрфуга апага.

—   Алай ясап буламы соң?  Аны ясап булса, бигрәк тә матур, бигрәк тә тулы булыр иде, — диде   ул.   Мин яфраклар арасына телкәйләрен яңа ачып җибәрә торган бер кечкенә чәчәк тә ясап куйдым. Болай иткәч, рәсем чынлап та тулырак булып китте, тагы да матур иде.

—   Кечкәнтәй генә куллары белән нинди матур чәчәк­ләрне нинди оста итеп ясый белә бит! — дип, Мәрфуга апа елмаеп иркәләү карашы белән минем күзләремә туп-туры карады. Минем күзләрем аның елмайган күз­ләреннән оялдылар. Мин үзем җиңелчә кәефле кызарындым. Урынымнан сикереп тордым да ялт кына йө­гереп чыгып   китмәкче булдым.   Ләкин Мәрфуга апа мине эләктереп алды. Эләктереп алды да шаян гына үпмәкче  булды. Ләкин мин аның кулларыннан ычкы­нып качтым.

—   Нәҗип, бик  рәхмәт, җаным! — дип ул минем артымнан кычкырды. Минем аңар каршы ни дип җавап бирергә дә тапкырлыгым җитмәде, эчемнән генә мин: «Аллага шөкер, хәзер минем дә инде бер һөнәрем була башлады бит!» — дип уйладым.
1914 елның 16 июне
Категория: ФАТИХ ӘМИРХАН | Карап алулар саны: 1808 | Өстәде: Редактор | Теги: Фатих Әмирхан | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 1
0  
1 tchulpangilyazowa   (28.01.2016 17:25)
ник копировать итеп булмый?????????????

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]