Без-з, без-з, черки без,
Без бит уйнап йөрмибез.
Бик җаваплы эшебез,
Бик саваплы эшебез.
Анализлар алабыз.
Уколлар да салабыз.
Чирлене терелтәбез.
Ялкауны йөгертәбез.
Тишәбез дә керәбез,
...
Тулаем укырга »
|
Әгәр әти рөхсәт итсә,
Әгәр әни рөхсәт итсә,
Эт алыр идем мин дә
Һәм тотар идем өйдә.
Ул эт ит тә сорамаса,
Ул эт сөт тә сорамаса -
Үлән генә ашаса,
Я су эчеп яшәсә,
Алыр идем мин дә эт,
...
Тулаем укырга »
|
Бөтен эш кулыннан килә,
Әй уңган минем әби!
Мин дигәндә - ул идәндә,
Көчен һич тә җәлләми.
Алъяакычларым үтүкли,
Көн дә чәчләре үрә.
Якаларым гел ак минем
Әби юганга күрә.
Китап-дәфтәрләремне дә
...
Тулаем укырга »
|
Мин бай кеше.
Күп малайлар
Карый миңа көнләшеп.
Юмарт булсам да аны мин
Бирә алмыйм өләшеп.
Очыйм дисәм, оча алам
Канатларым пар минем.
Байлыгым шул - әтием дә,
Әнием дә бар минем.
|
Туган ягына кешене
Өч нәрсә гел тартып тора.
Кайда йөрмә - шул өч нәрсә
Тартып алып кайтып тора.
Беренчесе - балачагың,
Агачтагы алма чагың.
Эзли кеше шул алманы
Белсә дә алданачагын.
Икенчесе - туган өең -
...
Тулаем укырга »
|
Июнь ае, июль ае -
Чәчәкле дә җиләкле.
Кояшы да бигрәк кайнар -
Салдыра ул күлмәкне.
Елгаларда йөзә-йөзә
Балык булып бетәбез.
Ярышларда чуртаннарны
Выжлап узып китәбез.
Июнь ае, июль ае
...
Тулаем укырга »
|
|