Баш бит » ФӘНИС ЯРУЛЛИН
Иң матур юллар -
Син йөргән юллар.
Иң тәмле сулар -
Син биргән сулар.
Иң йомшак куллар -
Син сөйгән куллар.
Иң якты моңнар -
Син белгән моңнар.
Иң кайнар эзләр -
Син баскан эзләр.
Иң моңлы күзләр -
Категория: ФӘНИС ЯРУЛЛИН | Карап алулар: 1457 | Өстәде: Редактор | Дата: 05.10.2013 | Фикерләр (0)

Тәрәзәдән кулын сузып,
Бер сабый тамчы тота;
Саный: берәү, икәү, өчәү!
Ә дүрт санын оныта.
 
Кабат санап карарга дип
Учын ачып карасы:
Искиткеч хәл, учта тамчы
Берәү дә юк лабаса.
Категория: ФӘНИС ЯРУЛЛИН | Карап алулар: 659 | Өстәде: Редактор | Дата: 15.08.2013 | Фикерләр (0)

Минем әнием тегүче,
Үз эшен бик нык сөя;
Ул теккән җылы киемне
Бик күп кешеләр кия.
 
Үземнең дә хыялларым
Тегүче булу гына;
Минем хезмәтем дә бирсен
Һәркемгә җылы гына.
Категория: ФӘНИС ЯРУЛЛИН | Карап алулар: 952 | Өстәде: Редактор | Дата: 09.08.2013 | Фикерләр (0)

Боз китә елгада, боз китә,
Бозларга утырып кыш китә.
Елгалар ярсыган ат кебек
Тибешеп ярларны селкетә.
 
Зыңгылдап ярыла язгы боз,
Әйтерсең, кыңгырау кагалар.
Салкыннар, бураннар җырлашып,
Ашыгып еракка агалар.
 
Кояш та җиңнәрен сызганган, ... Тулаем укырга »
Категория: ФӘНИС ЯРУЛЛИН | Карап алулар: 624 | Өстәде: Редактор | Дата: 06.08.2013 | Фикерләр (0)

Безнең әни алып кайтты
Шундый елак бер бәби.
Еласа да, әни үзен
Һич кенә дә тиргәми.
 
Мине хәзер оныттылар,
Юк өчен дә тиргиләр:
Өйгә бәби алып кайттык,
Син бит хәзер зур, диләр.
 
Әти карый да бәбигә:
Категория: ФӘНИС ЯРУЛЛИН | Карап алулар: 1481 | Өстәде: Редактор | Дата: 27.06.2013 | Фикерләр (0)

Бик матур бүген кич,
Күк йөзе сипкелле.
Ә түрдә - тулган ай,
Анысы миң шикелле.
 
Күк бүген болыттан
Пәрәнҗә япмаган.
Күз тияр диеп тә
Бер дә шаккатмаган.
 
Нур чәчә зур миңе,
Категория: ФӘНИС ЯРУЛЛИН | Карап алулар: 1066 | Өстәде: Редактор | Дата: 24.06.2013 | Фикерләр (0)

« 1 2