Баш бит » 2014 » Июль » 14 » Фәнис Яруллин "Өч нәрсә"
13:27
Фәнис Яруллин "Өч нәрсә"

Туган ягына кешене

Өч нәрсә гел тартып тора.

Кайда йөрмә - шул өч нәрсә

Тартып алып кайтып тора.

Беренчесе - балачагың,

Агачтагы алма чагың.

Эзли кеше шул алманы

Белсә дә алданачагын.

Икенчесе - туган өең -

Ул - кендек бәйләгән төен.

Йөртә кеше үз тәнендә

Шул төеннең бетмәс җөен.

Өченчесе - тапкан анаң,

Бар яхшылык безнең аннан.

Кеше ятим, кеше үксез

Шушыларны алсаң җаннан.

Категория: ФӘНИС ЯРУЛЛИН | Карап алулар саны: 921 | Өстәде: Редактор | Теги: Фәнис Яруллин | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]