Баш бит » 2016 » Сентябрь » 18 » Фәнис Яруллин "Черкиләр җыры"
01:20
Фәнис Яруллин "Черкиләр җыры"

Без-з, без-з, черки без,

Без бит уйнап йөрмибез.

Бик җаваплы эшебез,

Бик саваплы эшебез.

Анализлар алабыз.

Уколлар да салабыз.

Чирлене терелтәбез.

Ялкауны йөгертәбез.

Тишәбез дә керәбез,

Очлы безнең энәбез.

Безнең гомер бик кыска,

Безгә юкка тимәгез,

Ти-мә-гез-з! Без-з-з!

Категория: ФӘНИС ЯРУЛЛИН | Карап алулар саны: 904 | Өстәде: Редактор | Теги: Фәнис Яруллин | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]