Баш бит » 2014 » Сентябрь » 20 » Фәнис Яруллин "Эт алыр идем мин дә"
14:53
Фәнис Яруллин "Эт алыр идем мин дә"

Әгәр әти рөхсәт итсә,

Әгәр әни рөхсәт итсә,

Эт алыр идем мин дә

Һәм тотар идем өйдә.

Ул эт ит тә сорамаса,

Ул эт сөт тә сорамаса -

Үлән генә ашаса,

Я су эчеп яшәсә,

Алыр идем мин дә эт,

Ләкин андый эт юк бит.

Мин хәзергә болай итәм -

Кеше этен сыйпап китәм.

Бусы да ярап куя,

Эт кулны ялап куя.

Категория: ФӘНИС ЯРУЛЛИН | Карап алулар саны: 1578 | Өстәде: Редактор | Теги: Фәнис Яруллин | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]