Баш бит » 2014 » Июнь » 20 » Фәнис Яруллин "Июнь-июль"
15:00
Фәнис Яруллин "Июнь-июль"

Июнь ае, июль ае -

Чәчәкле дә җиләкле.

Кояшы да бигрәк кайнар -

Салдыра ул күлмәкне.

Елгаларда йөзә-йөзә

Балык булып бетәбез.

Ярышларда чуртаннарны

Выжлап узып китәбез.

Июнь ае, июль ае

Көч бирә торган айлар.

Безне колаклардан тартып

Үстерә торган айлар.

 

 

 

Категория: ФӘНИС ЯРУЛЛИН | Карап алулар саны: 807 | Өстәде: Редактор | Теги: Фәнис Яруллин | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]