Баш бит » 2014 » Сентябрь » 20 » Фәнис Яруллин "Молодец минем әби"
13:11
Фәнис Яруллин "Молодец минем әби"

Бөтен эш кулыннан килә,

Әй уңган минем әби!

Мин дигәндә - ул идәндә,

Көчен һич тә җәлләми.

Алъяакычларым үтүкли,

Көн дә чәчләре үрә.

Якаларым гел ак минем

Әби юганга күрә.

Китап-дәфтәрләремне дә

Гел карап кына тора,

Ертылган битләре булса

Тота да ябыштыра.

Күңелләре күтәрелә

Бер ертыкны ямаса.

Минем өчен укырга да

Барыр иде... яраса.

Категория: ФӘНИС ЯРУЛЛИН | Карап алулар саны: 1132 | Өстәде: Редактор | Теги: Фәнис Яруллин | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]