Баш бит » ФАКИЛ САФИН

Чакырма син тауларга,

Таулар әллә кайларда.

Туган җирем бик тыйнак,

Күлләре уймак-уймак.

Калын урман юк бездә.

Шөкер, бар әрәмәлек.

Үзәннәрдә җил исә,

Ирендә - әрем тәме.

Йөзәр идек диңгездә...

... Тулаем укырга »

Категория: ФАКИЛ САФИН | Карап алулар: 238 | Өстәде: Редактор | Дата: 27.08.2017 | Фикерләр (0)

 

Хәерле иртә! - дидем мин

Торгач та бүген.

Ягымлы сүзләрне әйтеп,

Яктыра күңел.

Кояш чыккан, яшь үләннәр

Карыйлар көлеп.

- Хәерле көн! - бөтен кеше

Йөрсен сөенеп.

Кояш офык артына ук

Төшеп тә бара.

... Тулаем укырга »

Категория: ФАКИЛ САФИН | Карап алулар: 972 | Өстәде: Редактор | Дата: 26.09.2015 | Фикерләр (0)

Урманда барган Төлкенең

Аягына шырпы кергән.

Моны белеп Куян көлгән,

Моны күреп Керпе көлгән.

Төлке аягына керергә

Бу шырпы каян белгән?

Төлкенең аягы төзәлгән. -

Ул барысын искә ала.

Урман бетереп шаулый ул:

... Тулаем укырга »
Категория: ФАКИЛ САФИН | Карап алулар: 758 | Өстәде: Редактор | Дата: 12.05.2015 | Фикерләр (0)

Айдар исемле малай,

Начар да түгел алай,

Тибеп ача ишекне.

"Типмә!" - дибез, ишетми.

 

Каш җыерып әйтә ишек,

Айдарга киңәш бирә:

- Ишек тибеп керүләрне

Тик ахмак килештерә.

 

Мине ачып керерг ... Тулаем укырга »

Категория: ФАКИЛ САФИН | Карап алулар: 968 | Өстәде: Редактор | Дата: 30.03.2014 | Фикерләр (0)

Кичә күлгә бардым мин,

Көмеш кармак салдым мин.

Каптырдым алтын балык,

Хәйран калды бар халык.

Ышанмаган буласыз,

Шуңа авыз ерасыз.

Иртәдән алып кичкә -

Бер балык капты көчкә.

Ничек алтын булмасын?..

... Тулаем укырга »

Категория: ФАКИЛ САФИН | Карап алулар: 1076 | Өстәде: Редактор | Дата: 29.03.2014 | Фикерләр (0)

И күңелле булды соң:

Театр карап чыктык.

Спектакль куйдылар

Саескан, Карга. Чыпчык.

Баш рольдә - Кашка тай,

Карт бүре каршы чыкты.

Аю мылтыгын алып

Бүрене атып екты.

Явызлыкны җиңделәр

... Тулаем укырга »

Категория: ФАКИЛ САФИН | Карап алулар: 877 | Өстәде: Редактор | Дата: 29.01.2014 | Фикерләр (0)

1 2 »