Баш бит » ФАКИЛ САФИН

Башмагымның башлары

Нинди хәйлә коралар:

Ике тарафка карап

Авызларын ералар.

Дөресләп киеп куйдым

Тиз генә, явызларны.

Башмакларым шым булды,

Җыелды авызлары.

Категория: ФАКИЛ САФИН | Карап алулар: 798 | Өстәде: Редактор | Дата: 30.12.2013 | Фикерләр (0)

Кәрим кичә бик тәмләп

Алма ширбәте эчкән.

Инде бүген күрегез:

Нинди зур булып үскән!

Категория: ФАКИЛ САФИН | Карап алулар: 755 | Өстәде: Редактор | Дата: 26.11.2013 | Фикерләр (0)

« 1 2