Баш бит » 2014 » Март » 29 » Факил Сафин "Алтын балык каптырдым"
23:27
Факил Сафин "Алтын балык каптырдым"

Кичә күлгә бардым мин,

Көмеш кармак салдым мин.

Каптырдым алтын балык,

Хәйран калды бар халык.

Ышанмаган буласыз,

Шуңа авыз ерасыз.

Иртәдән алып кичкә -

Бер балык капты көчкә.

Ничек алтын булмасын?..

Ирештереп торма син:

Иренмичә күлгә бар,

Иртән-иртүк тор да син!

 

Категория: ФАКИЛ САФИН | Карап алулар саны: 1076 | Өстәде: Редактор | Теги: Факил Сафин | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]