Баш бит » 2017 » Август » 27 » Факил Сафин "Безнең як"
12:01
Факил Сафин "Безнең як"

Чакырма син тауларга,

Таулар әллә кайларда.

Туган җирем бик тыйнак,

Күлләре уймак-уймак.

Калын урман юк бездә.

Шөкер, бар әрәмәлек.

Үзәннәрдә җил исә,

Ирендә - әрем тәме.

Йөзәр идек диңгездә...

Диңгезләр дә юк бездә.

Текә ярлы ак инеш,

Ага җайга, бер килеш.

Туган җирем бик тыйнак,

Күлләре уймак-уймак,

Җәен - гөлләр, кыш - буран,

Гүзәл якта мин торам!

Категория: ФАКИЛ САФИН | Карап алулар саны: 38 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]