Баш бит » 2014 » Март » 30 » Факил Сафин "Ишек"
14:37
Факил Сафин "Ишек"

Айдар исемле малай,

Начар да түгел алай,

Тибеп ача ишекне.

"Типмә!" - дибез, ишетми.

 

Каш җыерып әйтә ишек,

Айдарга киңәш бирә:

- Ишек тибеп керүләрне

Тик ахмак килештерә.

 

Мине ачып керергә,

Тоткам бар бит, күр, бала.

"Бисмилла" дип, тыйнак кына,

Ишек ачып кер, бала!

Категория: ФАКИЛ САФИН | Карап алулар саны: 950 | Өстәде: Редактор | Теги: Факил Сафин | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]