Баш бит » 2015 » Май » 12 » Факил Сафин "Шырпы"
20:14
Факил Сафин "Шырпы"

Урманда барган Төлкенең

Аягына шырпы кергән.

Моны белеп Куян көлгән,

Моны күреп Керпе көлгән.

Төлке аягына керергә

Бу шырпы каян белгән?

Төлкенең аягы төзәлгән. -

Ул барысын искә ала.

Урман бетереп шаулый ул:

Куянны эзләп чаба,

Керпене эзләп чаба.

Бичаралар, котылыр җай,

Табылырмы берәр чара?..

Коткара алмас инде имән,

Коткармас нарат, чыршы...

...Чапкан Төлке аягына

Кергән бит тагын шырпы!...

Куян да көлмәс булды,

Керпе гел күрмәс булды...

Ачу килде, дулады -

Дуслар шулай буламы?

Татулык сорый йөрәк,

Кабат дуслашу кирәк!

Аның өчен нишләргә? -

Кечкенә эш эшләргә:

Төлке хәленә керергә

Һәм гафу үтенергә!

Категория: ФАКИЛ САФИН | Карап алулар саны: 539 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]