Баш бит » 2015 » Сентябрь » 26 » Факил Сафин "Тәмле сүзләр"
20:46
Факил Сафин "Тәмле сүзләр"

 

Хәерле иртә! - дидем мин

Торгач та бүген.

Ягымлы сүзләрне әйтеп,

Яктыра күңел.

Кояш чыккан, яшь үләннәр

Карыйлар көлеп.

- Хәерле көн! - бөтен кеше

Йөрсен сөенеп.

Кояш офык артына ук

Төшеп тә бара.

- Хәерле кич! - Урман буен

Ал шәфәкъ сара.

- Тыныч йокы, тәмле төш! - дим,

Төн җиткән чакта.

Әнием иркәли мине

Алып кочакка.

"Тәмле сүзле, якты йөзле

Булып үс, балам!"

Әниемнең бу сүзләрен

Күңелгә салам!

 

Категория: ФАКИЛ САФИН | Карап алулар саны: 945 | Өстәде: Редактор | Теги: Факил Сафин | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]