Баш бит » 2014 » Гыйнвар » 29 » Факил Сафин "Театр"
15:58
Факил Сафин "Театр"

И күңелле булды соң:

Театр карап чыктык.

Спектакль куйдылар

Саескан, Карга. Чыпчык.

Баш рольдә - Кашка тай,

Карт бүре каршы чыкты.

Аю мылтыгын алып

Бүрене атып екты.

Явызлыкны җиңделәр

Бергә тату, дус булгач.

Иң ахырдан матур җыр

Бүләк итте Сандугач.

Категория: ФАКИЛ САФИН | Карап алулар саны: 929 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]