Баш бит » ФАТИХ ӘМИРХАН
1

Минем абыемны бөтен күрше-күрпе мактап сөйлидер иде:

—    Булдыклы бала, матур бала, акыллы бала... — диләр иде. Безгә керә торган карчыклар гына түгел, кызлар да, ул өйдә булмаса, ападан:

—    Гомәр кайда соң? Күренми лә, ишек алдында да күренмәде, — дип сорыйлар.

Әгәр инде ул өйдә булса, карчыклар аны чакырып сөяләр, сөйләштерәләр, кызлар аны үзләренең уенна­рына катыштыралар, аны кыстап, курай уйнаталар иде. Кайдан өйрәнептер, ул курайны бик матур итеп, моңлы итеп уйный иде.

Башка кешеләрнең аны болай сөюләре, мактаулары мине бик үк көнләштермәсә дә, Мәрфуга апаның аны миннән артык сөюе мине борчый һәм бик кәефсезләнде­рә иде.

Мәрфуга апа дип без үзебезнең күрше Габдрахман абзыйның олы кызын йөртәбез. Миңа караганда сигез-тугыз яшь, абыема караганда алты-җиде яшь олырак булган бу кыз, инде җиткән кыз булса да, безнең ун-дүрт-унбиш яшьлек апабыз янына ... Тулаем укырга »
Категория: ФАТИХ ӘМИРХАН | Карап алулар: 2387 | Өстәде: Редактор | Дата: 06.09.2013 | Фикерләр (1)