Баш бит » 2014 » Август » 13 » Флёра Тарханова "Ялт иттерде бүлмәне"
09:05
Флёра Тарханова "Ялт иттерде бүлмәне"

Ләгәнгә җылы су салып,

Чүпрәк алып кулына,

Диана өй җыештыра -

Ярдәмләшеп тор гына.

Башта дымлы чүпрәк белән

Сөртеп чыкты тузанны,

Аннары келәм чистартты,

Кәнәфи дә кузгалды.

Өстәл астына да керде,

Җитез генә үрмәләп,

Ә идәнне иң соңыннан

Юып чыктык бергәләп.

Тырышып эшли Диана,

Әнисеннән күрмәле:

Коймак өлгергән арада,

Ялт иттерде бүлмәне.

Категория: ФЛЁРА ТАРХАНОВА | Карап алулар саны: 693 | Өстәде: Редактор | Теги: Флёра Тарханова | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]