Баш бит » 2014 » Сентябрь » 13 » Флёра Тарханова "Яшьтән өйрән тәртипкә!"
08:47
Флёра Тарханова "Яшьтән өйрән тәртипкә!"

Син, курчагым, киемеңне

Кадерсезләп аунатма,

Китапларыңны буяма,

Уенчыгыңны ватма,

Әйберләреңне ташлама,

Бөтен җирне туздырып;

Бүлмә буйлап чабып йөрмә,

Атлардан да уздырып.

Бар нәрсәң урынлы булсын -

Уйнап туйгач җыештыр,

Үз артыңнан эш ясама,

Әнием дә орышыр.

Үскәч кенә әдәп кермәс,

Күп мәртәбә әйтеп тә;

Мактаулы кыз булыйм дисәң,

Яшьтән өйрән тәртипкә!

Категория: ФЛЁРА ТАРХАНОВА | Карап алулар саны: 636 | Өстәде: Редактор | Теги: Флёра Тарханова | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]