Баш бит » ГАЯЗ ИСХАКЫЙ
Минем әти бүген Казаннан кайта. Улмы? Ул миңа санлы калач китерә. Аннары миңа читек китерә. Өр-яңа читек.

Аның саурысы синең апаңның намазлык чигә торган үрнәге кебек чәчәкле була.

Аның олтаны болгар олтаны, кырыеннан киселгән. Ярып ук киселгән. Үзе кып-кызыл төсле. Кура җиләге тесле кызыл түгел, зияб төсле кызыл.

Аның балтыры шадраланып тора, чем-кара.

Миңа әти кәҗүл читек китерә...

Иртәгә гаеткә мин кәҗүл читек киеп барам.

Беләмсең, Миңлегали?

Минем читекнең балтырының очы кып-кызыл иттереп тар сәхтиян тоткан була, ул әнинеке кебек түгәрәкләнеп беткән булмый... тип-тигез киселгән була.

Ул әкертен генә шыгырдый. Солдаттан кайткан Фәхри малаеның итеге шыгырдаган кебек түгел: шыгыр-шыгыр шыгырдый...

Ул безнең тырантас.

Меәззиннәрнеке бит тимерле түгел...

Мулла абый әтине Казаннан алып кайта.

Миңа читек алып кайта.

Йөгер. Әнә сыерлар су эчәргә төш ... Тулаем укырга »
Категория: ГАЯЗ ИСХАКЫЙ | Карап алулар: 1396 | Өстәде: Редактор | Дата: 23.08.2013 | Фикерләр (0)