Баш бит » ИЛДАР ЮЗЕЕВ

Чырык-чырык-чырык чырлыйбыз,

Үзебезнең көйгә җырлыйбыз:

Бездә бүген чыпчык бәйрәме,

Син дә кушыл безгә, әйдәле!

Озын кыштан исән-сау чыктык,

Салкын көннәрдә чыныктык.

Бездә бүген чыпчык бәйрәме,

Син дә кушыл безгә, әйдәле!

Чыры ... Тулаем укырга »

Категория: ИЛДАР ЮЗЕЕВ | Карап алулар: 493 | Өстәде: Редактор | Дата: 03.10.2015 | Фикерләр (0)

Бер кыз бик тә ошый миңа,

Әйтергә дә оялам.

Төшемдә дә, өнемдә дә

Гармун уйнап моңланам.

Җырлар тулды йөрәгемә,

Мин инде бала түгел.

Гармунга ачсам серемне,

Сафланып кала күңел.

Үзем уйныйм, үзем җырлыйм:

... Тулаем укырга »

Категория: ИЛДАР ЮЗЕЕВ | Карап алулар: 450 | Өстәде: Редактор | Дата: 12.08.2015 | Фикерләр (0)

Көнләшәм мин тузганактан,

Беркем бәйләнми аңа.

Җил - бик оста парикмахер.

Тузганак чәчен ала.

Бармыйм мин чәч алучыга,

Шуңа күзем яшьле дә.

Әни килгәнче, җилкәем,

Алчы минем чәчне дә!

Категория: ИЛДАР ЮЗЕЕВ | Карап алулар: 430 | Өстәде: Редактор | Дата: 10.08.2015 | Фикерләр (0)

Һәрбер бала килеп

Үз урынын алган.

Бары Мидхәт кенә

Никтер соңга калган.

Укытучы сорый:

"Синме соң бу, Мидхәт?

Җәяү килдеңме әллә?

Соңга калдың нишләп?"

Әйтте Мидхәт: "Сез... нәрсә?!

... Тулаем укырга »

Категория: ИЛДАР ЮЗЕЕВ | Карап алулар: 450 | Өстәде: Редактор | Дата: 07.08.2015 | Фикерләр (0)

Бик эссе көннәрдә

Барсы су сорыйлар.

Сипмәсәң - шиңәләр,

Кибәләр, корыйлар.

Бакчада гөлләргә

Самат та сибә су.

Сипсә дә гөлләре

Шиңәләр нигә соң?

Самат, бик әлсерәп,

... Тулаем укырга »

Категория: ИЛДАР ЮЗЕЕВ | Карап алулар: 424 | Өстәде: Редактор | Дата: 05.07.2015 | Фикерләр (0)

Әнисе кебек, Айгөлнең

Рәссам буласы килә.

Рәсеме килеп чыкмагач.

Үкереп елыйсы килә.

"Болар дөрес ясамый",  ди,

Башка карандаш сорый.

"Әни, бүген үу алып кайт!" -

Үзе елый да елый.

Әнисе бик кызык иткә ... Тулаем укырга »

Категория: ИЛДАР ЮЗЕЕВ | Карап алулар: 473 | Өстәде: Редактор | Дата: 02.05.2015 | Фикерләр (0)

1 2 »