Баш бит » 2015 » Май » 1 » Илдар Юзеев "Алма пеште..."
02:12
Илдар Юзеев "Алма пеште..."

Бот күтәреп ята идем...

Ярый, шәп, эшләр пеште...

Әни, алмагачка менеп,

Алма җыярга кушты.

Якшәмбе көн - ял итим лә...

Тагын әйткәнне көтим.

Маймылдай анда менгәнче,

Алмагачны селкетим!

Әтием яки абыем

Эшләсен мондый эшне!

Алар җыйганны ашарга

Авыз әзер, кәнишне!

"Алма, пеш, авызыма төш!" - дип

Ятам аяк селкетеп,

Татар халык мәкаленең

Туры килгәнен көтеп.

Селкеткәнне дә көтмәде,

Бер алма килеп төште.

Авыз пеште... Әллә-лә-лә...

Ахрысы, башны тиште.

 

Категория: ИЛДАР ЮЗЕЕВ | Карап алулар саны: 625 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]