Баш бит » 2015 » Апрель » 2 » Илдар Юзеев "Бала хыялы"
02:11
Илдар Юзеев "Бала хыялы"

Салкын урамда бер бала

акча салганны көтә.

Байлары да, ярлысы да

Аны күрмичә үтә.

Алдында - искереп беткән

уенчык машинасы.

Бар хыялы - ашамыйча,

Бик күп акча җыясы!

Беркөнне аны балалар

"Жигули"да күрерләр,

"Мине утырт! Мине!" - диеп,.

Артыннан йөгерерләр.

Категория: ИЛДАР ЮЗЕЕВ | Карап алулар саны: 465 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]