Баш бит » 2015 » Октябрь » 3 » Илдар Юзеев "Чыпчык бәйрәме"
21:57
Илдар Юзеев "Чыпчык бәйрәме"

Чырык-чырык-чырык чырлыйбыз,

Үзебезнең көйгә җырлыйбыз:

Бездә бүген чыпчык бәйрәме,

Син дә кушыл безгә, әйдәле!

Озын кыштан исән-сау чыктык,

Салкын көннәрдә чыныктык.

Бездә бүген чыпчык бәйрәме,

Син дә кушыл безгә, әйдәле!

Чырык-чырык-чырык, чык-чырык,

Без унике... утыз... йөз кырык.

Бездә бүген чыпчык бәйрәме,

Син дә кушыл безгә, әйдәле!

Тавыш сандугачка иш түгел,

Ямьле язда җырлый ич күңел.

Бездә бүген чыпчык бәйрәме,

Син дә кушыл безгә, әйдәле!

Категория: ИЛДАР ЮЗЕЕВ | Карап алулар саны: 578 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]