Баш бит » 2015 » Май » 2 » Илдар Юзеев "Елак кыз"
01:58
Илдар Юзеев "Елак кыз"

Әнисе кебек, Айгөлнең

Рәссам буласы килә.

Рәсеме килеп чыкмагач.

Үкереп елыйсы килә.

"Болар дөрес ясамый",  ди,

Башка карандаш сорый.

"Әни, бүген үу алып кайт!" -

Үзе елый да елый.

Әнисе бик кызык иткән:

Алып кайткан фломастер.

Елак кыз рәсемен ясаган

Айгөл башка еламастыр.

Ай-һай, ул әнисе кебек

Чын мастер булалмастыр...

Категория: ИЛДАР ЮЗЕЕВ | Карап алулар саны: 446 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]