Баш бит » 2015 » Июль » 5 » Илдар Юзеев "Гөл нигә шиңгән?"
21:25
Илдар Юзеев "Гөл нигә шиңгән?"

Бик эссе көннәрдә

Барсы су сорыйлар.

Сипмәсәң - шиңәләр,

Кибәләр, корыйлар.

Бакчада гөлләргә

Самат та сибә су.

Сипсә дә гөлләре

Шиңәләр нигә соң?

Самат, бик әлсерәп,

Шул суны эчкән, ди,

Беркөнне, авырып,

Тамагы шешкән, ди.

Аңлаган Самат та,

Терелеп көч кергәч:

Үсми гөл эсседә,

Салкын су эчергәч...

 

Категория: ИЛДАР ЮЗЕЕВ | Карап алулар саны: 397 | Өстәде: Редактор | Теги: Илдар Юзеев | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]