Баш бит » 2015 » Август » 10 » Илдар Юзеев "Җил-парикмахер"
20:38
Илдар Юзеев "Җил-парикмахер"

Көнләшәм мин тузганактан,

Беркем бәйләнми аңа.

Җил - бик оста парикмахер.

Тузганак чәчен ала.

Бармыйм мин чәч алучыга,

Шуңа күзем яшьле дә.

Әни килгәнче, җилкәем,

Алчы минем чәчне дә!

Категория: ИЛДАР ЮЗЕЕВ | Карап алулар саны: 497 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]