Баш бит » 2015 » Август » 12 » Илдар Юзеев "Моңнар тулды йөрәгемә"
22:07
Илдар Юзеев "Моңнар тулды йөрәгемә"

Бер кыз бик тә ошый миңа,

Әйтергә дә оялам.

Төшемдә дә, өнемдә дә

Гармун уйнап моңланам.

Җырлар тулды йөрәгемә,

Мин инде бала түгел.

Гармунга ачсам серемне,

Сафланып кала күңел.

Үзем уйныйм, үзем җырлыйм:

"Яна минем йөрәгем..."

Моңа кадәр йөрәгемнең

Ни икәнен белмәдем.

"Яна минем йөрәгем..." дип,

Гармун уйныйм өздереп.

Уйна, гармун, моңлан, йөрәк,

Үзенә дә сиздереп.

 

Категория: ИЛДАР ЮЗЕЕВ | Карап алулар саны: 395 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]