Баш бит » 2014 » Октябрь » 8 » Илдар Юзеев "Самат телеграмма суга"
18:48
Илдар Юзеев "Самат телеграмма суга"

Самат туйган озын җәйдән,

Эссе кояш, җилләрдән...

"Кыш Бабайга бирергә!" дип,

Телеграмма җибәргән:

"Кил, Кыш Бабай, үзең белән

Күчтәнәчләр алып кил.

Капчыгыңа мин яраткан

Бик дәү карбыз салып кил!"

Самолетка утырган да

Чыгып киткән Кыш Бабай.

Кар-бураннарны туздырып

Килеп җиткән Кыш Бабай.

Көтә Самат... Капчыкта юк

Ул көткән карбыз гына...

Кыш Бабасы алып килгән

Салкын кар һәм боз гына.

Категория: ИЛДАР ЮЗЕЕВ | Карап алулар саны: 614 | Өстәде: Редактор | Теги: Илдар Юзеев | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]