Баш бит » 2015 » Август » 7 » Илдар Юзеев "Соңга калган..."
20:28
Илдар Юзеев "Соңга калган..."

Һәрбер бала килеп

Үз урынын алган.

Бары Мидхәт кенә

Никтер соңга калган.

Укытучы сорый:

"Синме соң бу, Мидхәт?

Җәяү килдеңме әллә?

Соңга калдың нишләп?"

Әйтте Мидхәт: "Сез... нәрсә?!

Җәяү йөримме соң?!

Әти машинасы

Килде бүген бик соң..."

Категория: ИЛДАР ЮЗЕЕВ | Карап алулар саны: 392 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]