Баш бит » 2013 » Август » 3 » Й.Шәрәпова "Тузганак"
08:24
Й.Шәрәпова "Тузганак"
Ямь-яшел хәтфә болында
Тузганак чәчәк аткан.
Чәчәкләре чебиләр күк
Күренәләр ерактан.
 
Энемә дә әйткән идем,
Кулын чәбәкләп көлде.
Әллә чынлап чәчәкләрне
Чебиләр диеп белде.
Яннарына йөгерде,
Сыйпарга дип иелде.
 
Берничә көннән әйләнеп
Килсәк кабат болынга,
Булмый хәтта танып та,
Энем әйтә: "Чебиләр, - ди, -
Әйләнгәннәр тавыкка".
Категория: ЙОЛДЫЗ ШӘРӘПОВА | Карап алулар саны: 648 | Өстәде: Редактор | Теги: Йолдыз Шәрәпова | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]