Баш бит » 2013 » Август » 4 » Я.Игәнәй "Батыр песи"
08:32
Я.Игәнәй "Батыр песи"
Чабып керде энем тыштан:
- Абый, песи күсе тоткан! -
Дип шатланып. - Әйдәле күр,
Күсе аның битен ерткан...
Нык сугышкан, каһәр суккан,
Песи аны барыбер тоткан!
Батыр бит ул безнең песи,
Тирә-юньдә юктыр тиңе.
Быел гына да бит, мескен,
Дүрт-биш күсе тотты инде.
Бу юлы хәтта дошманын
Җиңгән ул яралы килеш.
Абый, безнең песигә бит
Күптән алтын медаль тиеш?
 
Категория: ЯМАШ ИГӘНӘЙ | Карап алулар саны: 577 | Өстәде: Редактор | Теги: Ямаш Игәнәй | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]