Баш бит » 2013 » Сентябрь » 9 » Я.Игәнәй "Диңгезгә ашыгам"
23:48
Я.Игәнәй "Диңгезгә ашыгам"
- Елга, бераз туктап тор,
Агасың да агасың.
Ял итеп ал, ичмасам,
Арыгансың, талгансың.
- Ерак әле барасым,
Ашыгам, - диде Елга, -
Кирәк шул миңа тизрәк
Диңгезгә кушылырга.
Югыйсә ул саегыр,
Әзәер суы, бетәр,
Диңгездәге балыклар
Аннары кая китәр?
Кораблар ничек йөзәр?
Ашыгам, һич ярамый
Миңа туктап калырга.
Кирәк тизрәк барырга,
Диңгезне коткарырга.
Категория: ЯМАШ ИГӘНӘЙ | Карап алулар саны: 520 | Өстәде: Редактор | Теги: Ямаш Игәнәй | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]