Баш бит » 2013 » Август » 17 » Я.Игәнәй "Кызык итәм"
08:45
Я.Игәнәй "Кызык итәм"
Әти белән әнине
Чүт кенә "кызык" итәм.
Үзләренә әйтмәгез,
Сездән башка серемне
Беркем белмәсен бүтән!..
 
Алар эштән кайтуга,
Бар өйне җыештырам,
Аш пешерәм, чәй куям.
Ә үзем -  күренмичә
Чоланга кереп торам...
 
Алар кергәч, юынгач
Һәм ашарга утыргач,
Берни белмәгән сыман,
"Уеннан" кайтып керәм...
 
Нәрсә диерләр икән?
Бу эшләрне эшләгән
Кем дип белерләр икән?
Җен дип белерләр микән?
Категория: ЯМАШ ИГӘНӘЙ | Карап алулар саны: 653 | Өстәде: Редактор | Теги: Ямаш Игәнәй | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]