Баш бит » 2013 » Август » 9 » Я.Игәнәй "Сыерчыкның яңа көе"
14:46
Я.Игәнәй "Сыерчыкның яңа көе"
Җылы яклардан
Сыерчык килде.
Мин куйган яңа
Ояга керде.
Бик тә җентекләп
Тикшереп йөрде.
Шундый сөенде,
Ошаткач инде...
Оя кырында
Чыбыкка басып,
Үзе турында
Сөйләде ачык...
И туган илне
Сагындым, диде,
Аннан сайрады
Үзе чыгарган
"Сагыну" дигән
Яңа бер көйне...
Категория: ЯМАШ ИГӘНӘЙ | Карап алулар саны: 703 | Өстәде: Редактор | Теги: Ямаш Игәнәй | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]