Баш бит » 2013 » Июль » 23 » Я.Игәнәй "Урмандагы иртә"
03:10
Я.Игәнәй "Урмандагы иртә"
Кагылуга таҗына
Ал кояшның нурлары,
Кыңгырау чәчәк чыңлады
Яңгыратып урманны.
 
Шушы шәмәхә тавышка
Кош-корт, киек уянды.
Әнисе бакчага илтте
Нәни тәпи Куянны.
 
Нишләргә дип Чикерткә дә
Һич аптырап тормады.
Скрипкәсен алды да
Сызып-сызып уйнады.
Урмандагы бөтен кош та
Аңа кушылып җырлады...
Категория: ЯМАШ ИГӘНӘЙ | Карап алулар саны: 543 | Өстәде: Редактор | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]