Баш бит » ЯМАШ ИГӘНӘЙ

Ишегалдында иртән

Сап-сары күлмәк кигән

Нәни генә бер чеби

Аптырап елап йөри.

Корт эзләп бара-бара,

... Тулаем укырга »

Категория: ЯМАШ ИГӘНӘЙ | Карап алулар: 203 | Өстәде: Редактор | Дата: 13.10.2017 | Фикерләр (0)

- Елга, бераз туктап тор,
Агасың да агасың.
Ял итеп ал, ичмасам,
Арыгансың, талгансың.
- Ерак әле барасым,
Ашыгам, - диде Елга, -
Кирәк шул миңа тизрәк
Диңгезгә кушылырга.
Югыйсә ул саегыр,
Әзәер суы, бетәр,
Диңгездәге балыклар
Категория: ЯМАШ ИГӘНӘЙ | Карап алулар: 605 | Өстәде: Редактор | Дата: 09.09.2013 | Фикерләр (0)

Әти белән әнине
Чүт кенә "кызык" итәм.
Үзләренә әйтмәгез,
Сездән башка серемне
Беркем белмәсен бүтән!..
 
Алар эштән кайтуга,
Бар өйне җыештырам,
Аш пешерәм, чәй куям.
Ә үзем -  күренмичә
Чоланга кереп торам...
Категория: ЯМАШ ИГӘНӘЙ | Карап алулар: 609 | Өстәде: Редактор | Дата: 17.08.2013 | Фикерләр (0)

Җылы яклардан
Сыерчык килде.
Мин куйган яңа
Ояга керде.
Бик тә җентекләп
Тикшереп йөрде.
Шундый сөенде,
Ошаткач инде...
Оя кырында
Чыбыкка басып,
Үзе турында
Сөйләде ачык... ... Тулаем укырга »
Категория: ЯМАШ ИГӘНӘЙ | Карап алулар: 671 | Өстәде: Редактор | Дата: 09.08.2013 | Фикерләр (0)

Чабып керде энем тыштан:
- Абый, песи күсе тоткан! -
Дип шатланып. - Әйдәле күр,
Күсе аның битен ерткан...
Нык сугышкан, каһәр суккан,
Песи аны барыбер тоткан!
Батыр бит ул безнең песи,
Тирә-юньдә юктыр тиңе.
Быел гына да бит, мескен,
Дүрт-биш күсе тотты инде.
Категория: ЯМАШ ИГӘНӘЙ | Карап алулар: 576 | Өстәде: Редактор | Дата: 04.08.2013 | Фикерләр (0)

Кагылуга таҗына
Ал кояшның нурлары,
Кыңгырау чәчәк чыңлады
Яңгыратып урманны.
 
Шушы шәмәхә тавышка
Кош-корт, киек уянды.
Әнисе бакчага илтте
Нәни тәпи Куянны.
 
Нишләргә дип Чикерткә дә
Категория: ЯМАШ ИГӘНӘЙ | Карап алулар: 592 | Өстәде: Редактор | Дата: 23.07.2013 | Фикерләр (0)

1 2 »