Баш бит » 2017 » Октябрь » 13 » Ямаш Игәнәй "Чебиләр сөенделәр"
21:10
Ямаш Игәнәй "Чебиләр сөенделәр"

Ишегалдында иртән

Сап-сары күлмәк кигән

Нәни генә бер чеби

Аптырап елап йөри.

Корт эзләп бара-бара,

Ераккарак киткән ул.

Иптәшләрен югалткан

Һәм адашкан икән ул.

Бик жәлләдем мин аны,

Аннан тотып сак кына,

Илтеп куйдым чебине

Башкалары янына.

Иптәшләре табылгач,

Бар да бик сөенделәр.

Һәм чебиләр телендә:

«Рәхмәт сиңа!» — диделәр.

Категория: ЯМАШ ИГӘНӘЙ | Карап алулар саны: 83 | Өстәде: Редактор | Теги: Ямаш Игәнәй | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Керү ]