Баш бит » ЙОЛДЫЗ ШӘРӘПОВА

-1-

Яшәгән бер Ташбака,

Бар бакага баш бака.

Тормышы булган көйле -

Һәрвакыт янда өе.

Ләкин шулай булса да,

Бәхетеннән уңса да,

Моның эче бик пошкан,

Риза булмый тормыштан.

... Тулаем укырга »

Категория: ЙОЛДЫЗ ШӘРӘПОВА | Карап алулар: 636 | Өстәде: Редактор | Дата: 26.09.2015 | Фикерләр (0)

Әни безгә еш кына:

"Зоопаркка илтәм", - ди.

Энем риза: "Әйдә соң,

Булмадык бит күптән", - ди.

Әни әйтә: "Бер илтсәм,

Тиз генә алып кайтмам -

Зоопарк җәнлекләренә

Охшаган сез бар яктан.

Әтәчләр күк сугыш ... Тулаем укырга »

Категория: ЙОЛДЫЗ ШӘРӘПОВА | Карап алулар: 935 | Өстәде: Редактор | Дата: 17.08.2015 | Фикерләр (0)

Каян кадак тапканнар,

Каян чүкеч тапканнар...

Ике энем кабакка

...Беркөн...

            кадак какканнар.

Юктыр, булмас, дисезме?

Булган шул ничек кенә.

Кергән кадак кабакка -

... Тулаем укырга »

Категория: ЙОЛДЫЗ ШӘРӘПОВА | Карап алулар: 738 | Өстәде: Редактор | Дата: 12.08.2015 | Фикерләр (0)

Юасы да күп аны,

Җыясы да күп аны -

Уйлаштык, киңәштек тә

Сатарга булдык залны.

Залсыз да яшәрбез әле,

Бездә бит өч бүлмә бар. 

Әби әйтә: "Сыясың ул,

Булмаса күңелең тар!"

Туйдык чынлап бу залдан,< ... Тулаем укырга »

Категория: ЙОЛДЫЗ ШӘРӘПОВА | Карап алулар: 546 | Өстәде: Редактор | Дата: 10.08.2015 | Фикерләр (0)

- Үгез була мөгезле,

Кәҗә була мөгезле.

"Мөгезле" әни белән

Таныштырыйммы сезне? -

Әнине күреп, энем

Шулай диде беркөнне.

Ул мөгезләрен әни

Үзе куя һәр көнне.

Үзе куя шул кичтән,

... Тулаем укырга »

Категория: ЙОЛДЫЗ ШӘРӘПОВА | Карап алулар: 556 | Өстәде: Редактор | Дата: 07.08.2015 | Фикерләр (0)

Мәктәп ашханәсендә

Саталар алтын балык.

Алыйкмы, ашыйкмы диеп

Торабыз уйга калып.

Алтын шул, алтын балык...

Алтын булмаса әгәр,

Бер нәни кисәге кыйммәт

Тормас иде шулкадәр.

Категория: ЙОЛДЫЗ ШӘРӘПОВА | Карап алулар: 490 | Өстәде: Редактор | Дата: 06.08.2015 | Фикерләр (0)

1 2 3 4 »