Баш бит » ЙОЛДЫЗ ШӘРӘПОВА

Бабаем медальләрендә

Кояш нурлары уйный.

Аның шикелле үк мин дә

Батыр булырга уйлыйм.

 

Ләкин сугышны яратмыйм,

Килми аны күрәсем.

Килми минем япь-яшь килеш

Яу кырында үләсем.

 

Бабама охшыйсым килә, ... Тулаем укырга »

Категория: ЙОЛДЫЗ ШӘРӘПОВА | Карап алулар: 697 | Өстәде: Редактор | Дата: 19.03.2014 | Фикерләр (0)

Әнием гел әйтеп килде:

- Эшләп ашарга кирәк!

Тәмле була икән бигрәк,

Үзең үстерсәң, җиләк.

Берне генә дия-дия,

Ашый яздым бер чиләк.

Үзләре гел ал гына,

Тәмнәре гел бал гына.

Авызда эреп бетәләр,

... Тулаем укырга »

Категория: ЙОЛДЫЗ ШӘРӘПОВА | Карап алулар: 501 | Өстәде: Редактор | Дата: 13.02.2014 | Фикерләр (0)

Тукталышта нәни көчек

Ташлап калдырган кемдер.

Күзләре - кара карлыган,

Карыйлар мөлдер-мөлдер.

Өебезгә алып кына

Кайтыр идем дә сине...

Әнием шул рөхсәт итмәс,

Ачуланыр ул мине.

Без үзебез дә торабыз

... Тулаем укырга »

Категория: ЙОЛДЫЗ ШӘРӘПОВА | Карап алулар: 559 | Өстәде: Редактор | Дата: 13.01.2014 | Фикерләр (0)

Дөньяда иң җылы әби -
Безнең әби, беләбез.
Шуңа күрә энем белән
Куенына керәбез.
 
Дәү әнинең кочагында
Китәбез эреп кенә.
Яшәрбез әле үскәч тә
Кадерен белеп кенә.
Категория: ЙОЛДЫЗ ШӘРӘПОВА | Карап алулар: 618 | Өстәде: Редактор | Дата: 25.08.2013 | Фикерләр (0)

Ямь-яшел хәтфә болында
Тузганак чәчәк аткан.
Чәчәкләре чебиләр күк
Күренәләр ерактан.
 
Энемә дә әйткән идем,
Кулын чәбәкләп көлде.
Әллә чынлап чәчәкләрне
Чебиләр диеп белде.
Яннарына йөгерде,
Сыйпарга дип иелде.
Категория: ЙОЛДЫЗ ШӘРӘПОВА | Карап алулар: 583 | Өстәде: Редактор | Дата: 03.08.2013 | Фикерләр (0)

Тагын чак кына үсим дә
Капитан булам үзем,
Ә хәзергә иңлим, буйлыйм
Хыялымның диңгезен.
 
Капитан булып алырмын,
Йөртермен әле кораб.
Калырсыз ярда кул болгап,
Миңа көнләшеп карап.
Категория: ЙОЛДЫЗ ШӘРӘПОВА | Карап алулар: 537 | Өстәде: Редактор | Дата: 06.07.2013 | Фикерләр (0)

« 1 2 3 4 »